Вторник, 21.05.2024, 21:02
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Чат
Дәрескә
Эш тәҗрибәсеннән [2]
Презентация [1]
Мини-чат
Эш тәҗрибәсеннән [2]
Презентация [1]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Файлы » Эш тәҗрибәсеннән

Эш программалары
[ Скачать с сервера (459.5 Kb) ] 22.03.2013, 15:26

4 Б сыйныфында татар теленнән эш программасы (татар төркеме) 

(68 сәгать)

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:    "Мәгариф турында " Россия Федерациясенең Законы,  "Мәгариф турында " Татарстан Республикасы Законы,  "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән  үрнәк  программа" (татар төркеме)  авторлар: Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан: " Мәгариф” нәшрияты 2011,    Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы   тарафыннан 2009 нчы елның 4 нче мартында кабул ителгән  "Белем бирүнең  вакытлы  дәүләт  стандартларын раслау турында”гы 499/09 нчы боерыгы,  Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008 ел.,  мәктәпнең 2012-2013 елга Укыту планы.

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле. 4 нче сыйныф. Казан, "Мәгариф” нәшрияты, 2009.

Укыту планында атнасына 3 сәгать бирелә. Уку елына  102 сәгать каралган. Эш программасы 102 сәгатькә  төзелгән.

Программа түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

1.       Укучыда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләүкебек уңай сыйфатлар        булдыру.

2.    Балаларда татар теле буенча мәгълүматлык булдыру:

а) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика;

б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау.

3. Укучылырда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучылырда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлыкны үстерү.

6. Региональ компонент кулланып, туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

4 нче сыйныфта татар теле программасы түбәндәге  бүлекләрдән төзелгән:

I.   1-3 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау: сузык һәм тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар;татар теленең үзенчәлекле авазалары; сүзләренң басымын билгеләү; сүзләргә фонетик анализ ясау.

Сүзлекләр турында белешмә бирү. Аларның төрләре.

Морфология һәм синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау - 12сәг.

II.                       Морфология – 34сәг.

Исем. Яңгырыу, саңгырау һәм борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше турында мәгълүмат.

Сыйфатның дәрәҗә формалары, аларның дөрес язылышы.

Сан. Предметның төгәл микъдарын, саналу тәртибен белдерә торган саннар.

Алмашлыклар. Тартым алмашлыклары, аларның мәгънәләре.

Фигыль. Боерык фигыльләр. Аларның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше. Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр.

Кабатлау.

III.    Синтаксис – 26 сәг.

Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә һәм җөмлә, аларда сүзләрнең урнашу тәртибе.

Җөмләнең баш кисәкләре.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Җөмләнең иярчен кисәкләре.

Эндәш сүзләр.

IV.        Ел буена үткәннәрне кабатлау, гомумилләштерү – 5 сәг.

V.             Бәйләнешле сөйләм үстерү – 25 сәг.

                 Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1.Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.

2.Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу.

3.Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчаларны күрсәтү.

4.Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү.

5.Сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау.

6.Микъдар һәм тәртип саннарны билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.

 7.25-35 сүздән торган текст буенча изложение язу. Дәрестә өйрәнелгән  темага 20-25 сүздән торган сочинение язу. Сүзлек диктантларының якынча күләме-12-16 сүз, 30-35 сүздән торган контроль диктантлар яздыру.

Диктант-8, сочинение-5, изложение-3

 

 

 

Өстәмә методик әдәбият

 1.Татар теле практикумы.З.Ф.Миргалимова, З.Ф.Сәләхетдинова, М.К.Юматова. Школа.Казан. 2008

 2. Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4нче  

   сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/Я.Х.Абдрәхимова.-Казан: Мәгариф,2007

  3.Хәзерге татар әдәби теле. Ф.Ә.Ганиев. Казан "Мәгариф”нәшрияты, 2000.

Сыйныфка характеристика

 Рус мәктәбендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерүләрен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопоставительная грамматика) аңлату нәтиҗәле булуын истә тотып, балаларга белем биргәндә бу алымны хезмәтемдә еш кулланам.

  4б сыйныфының татар төркемендә барлыгы 13 укучы. Шуларның 3се катнаш     гаиләдән (Алеев Дамир, Алеев Замир, Ибнагимова Лейсан). Төркемдә укучы балаларның 10сы татар теленнән  "4”ле,”5 "ле”  билгеләренә генә укыйлар. Укучылыр Мөхәммәтшин Алберт, Алеев Дамир, Замир, Ибнагимова Ләйсән темаларны авыррак үзләштерәләр, алар белән өстәмә эш алып барам. Укучыларның сөйләм теле яхшы, бер-берсе белән татар телендә иркен аралашалар, хикәя, җөмләләр, диалог һәм монологлар төзегәндә эшли алмыйча утыручы балалар аз. 
Категория: Эш тәҗрибәсеннән | Добавил: Педагог
Просмотров: 6738 | Загрузок: 786 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Sergbuh  
0
<a href=http://zmkshop.ru/tseny/>сейсмобезопасность металлического каркаса</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
Фото
Вакыт
Календарь
Кунаклар
счетчик посещений
Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz