Вторник, 21.05.2024, 19:16
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
Чат
Дәрескә
Эш тәҗрибәсеннән [2]
Презентация [1]
Мини-чат
Эш тәҗрибәсеннән [2]
Презентация [1]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа
Главная » Файлы » Эш тәҗрибәсеннән

Эш программалары
[ Скачать с сервера (320.0 Kb) ] 22.03.2013, 15:27

                                                             4 Б сыйныфында әдәби укудан эш программасы (татар төркеме) 

                Аңлатма язуы (68 сәгать)

               Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында " Россия Федерациясенең Законы,

             "Мәгариф турында " Татарстан Республикасы Законы,  "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан  үрнәк  программа" (татат  төркеме), авторлар: Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан: " Мәгариф” нәшрияты 2011,    Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән  министрлыгы   тарафыннан 2009 нчы елның 4 нче мартында кабул ителгән  "Белем бирүнең  вакытлы  дәүләт  стандартларын раслау турында”гы 499/09 нчы боерыгы,  Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008 ел.,  мәктәпнең 2012-2013 елга Укыту планы.

Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова. Уку китабы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан, "Мәгариф” нәшрияты, 2009.

Укыту планында атнасына 2 сәгать бирелә. Уку елына  68 сәгать каралган. Эш программасы 68 сәгать  төзелгән.

 

       4 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурычлар һәм максатларны куя:

-уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү;

-укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү;

-матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру;

-дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү;

-әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре булдыру;

-региональ компонент кулланып, туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

   Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, аның табигатьне саклаудагы роле, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә.

 

                             Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

-укылган кисәккә сайлап баш куя белергә;

-текстны мәгънәви яктан бәйле кисәкләргә бүлә белергә;

-план төзи белергә;

-текстның эчтәлеге буенча сораулар куя белергә;

-укытучы ярдәмендә персонажга бәя бирә белергә;

-балалар тормышына якын әсәрләрне укытучы ярдәмендә дәвам итә белергә тиеш.

    Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку, уку тизлеге 1 минутка 55-70 сүздән ким булмаска тиеш. Аңлап һәм эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлап, сәнгатьле уку ярдәмендә текстның эчтәлеген төшендерә алу.

 

                       4нче сыйныфта татар теле материалының  эчтәлеге:

Табигать һәм без-15 сәгать    

-Г.Тукай. Ай һәм Кояш. Яшь агач. Фатыйма белән Сандугач. Һава. Җир. Су.

-Ә.Фәйзи. Тукай (өзек)

-М.Галәү. Кырмыскалар.

-Г.Галиев. Аю агачлар белән сөйләшә.

-Г.Хәсәнов. Август.

-Ш.Маннур. Сагынып кайттык.

-А.Алиш.Алдакчы Наил.

-Р.Хафизова. Күгәрчен һәм малай.

-Кытай халык әкияте. Тырыш Юн Су.

- Р.Мөхәммәдиев. Урман карачкысы.

-Л.Толстой. Арыслан һәм эт.

-Табигатьне ярату, өйрәнү һәм аны саклау.

Озын-озак балачак-15 сәгать   

-Н.Думави. Сарбай.

-Ә.Еники. Кунакта.

-Ф.Яруллин. Зәңгәр күлдә ай коена.

-Р.Төхфәтуллин. Сабый чаклар.

-А.Тимергалин.Угры.

-Н.Әхмәдиев. Чалбар.

-Л.Ихсанова. Ун сумлык маҗара.

 -М.Кәрим.Икебездә унөчтә булсак.

Балачакның кызыклы уеннары, истәлекләре, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр.Үзеңне кешеләр алдында тота белү.

Тәрҗемә әсәрләр-12сәгать   

-П.Ершов Канатлы ат.

-А.Пушкин.Салтан патша,аның данлы, көчле баһадир улы князь Гвидон Салтанович һәм гүзәл патша кызы Аккош турында әкият.

-М.Твен. Том Сойер маҗаралары.

-Антуан-де Сент-Экзюпери.Нәни принц.

Рус һәм дөньякүләм әдәбият үрнәкләре белән таныш булу.

Шигърият-12сәгать  

-Х.Туфан. Давылда. Тургай нигә эндәшми?

-С.Хәким. Яңа шәһәрдә  яшь юкә. Апрель башы.

-М.Хөсәен.Күңелле чак. Китап.

Күренекле шагыйрьләрнең әсәрләре белән танышу,алдагы сыйныфларда аларны тирәнтен өйрәнүгә теләк уяту.

Халык авыз иҗаты-10сәгать

-Әкиятләр.

-Мәкальләр һәм әйтемнәр.

-Табышмаклар.

-Мәзәкләр.

-Тел шомарткычлар.

Укучыларда зирәклек һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.

Ятлау өчен әсәрләр

Г.Тукай. Ай һәм Кояш.Фатыйма белән Сандугач.

Х.Туфан. Тургай нигә эндәшми?

С.Хәким. Яңа шәһәрдә  яшь юкә.

Ш.Маннур. Сагынып кайттык.(4 строфа)

М.Хөсәен. Китап.

 

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

·         Туган якның серле табигате.

·         Балачакның кызыклы уеннары.

·         Шагыйрьләр иҗатын беләсезме?

·         Без әкиятләр яратабыз.

·          

Сыйныфтан тыш уку

Татар халык әкиятләре.

Ф.Яруллин. Серле дөнья.

Х.Туфан шигырьләре.

 

 

                                                       Өстәмә методик әдәбият:

1. Әхмәдуллин А.Г., Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан. Татарстан китап нәшрияты,  2004.

2.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар әдәбияты укыту методикасы.Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: "Раннур”, 2000.

   3.Мәктәптә татар әдбияты укыту методикасы. Д.Ф.Заһидуллина.-Казан.”Мәгариф”нәшрияты, 2004.

 

 

                                                      Сыйныфка характеристика

    Сыйныфтагы барлык укучылар да туган телләрендә яхшы аңлашалар, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен әйтә алалар, дөрес, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйлиләр. Дәреслектә бирелгән әдәби әсәрләрне яратып укыйлар, әсәр эчтәлеге буенча сораулар куя, план төзи беләләр, мәгънәви кисәкләргә дөрес бүләләр. Иҗади эшләрне җиңел, төгәл башкаралар, әмма мондый төрдәге эшләр башкарганда кайбер укучылар белән индивидуаль эш тә алып барырга туры килә ( Мөхәммәтшин Алберт, Алеев Дамир, Замир, Ибнагимова Ләйсән темаларны авыррак үзләштерәләр, чөнки өйдә әти-әниләре белән рус телендә сөйләшәләр, алар белән өстәмә эш алып барам.)      

 

Категория: Эш тәҗрибәсеннән | Добавил: Педагог
Просмотров: 5505 | Загрузок: 836 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Фото
Вакыт
Календарь
Кунаклар
счетчик посещений
Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz