Понедельник, 29.04.2024, 16:12
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Учебные материалы » Дәрескә » Муса Җәлил проект эше (Муса Җәлил)
Муса Җәлил проект эше
ПедагогДата: Четверг, 21.03.2013, 12:34 | Сообщение # 1
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Репутация: 0
Статус: Offline
</b>
<b>Проектның паспорты.

1. Проектның
исеме:  “Батырлык һәм талант гәүдәләнеше”
.
2. Җитәкче:
Җәләлетдинова Гөлия Тәлгать кызы.
3. Консультантлар:
Володина Е.Л. - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,Титова Е.Н.-
китапханәче,  Нәбиуллина Г.Ш.- шәһәр
ресурс үзәк җитәкчесе.
4. Проектта карала
торган фән: татар әдәбияты.
5. Төп темага якын
булган башка фәннәр: әдәбият белеме, татар теле, тарих.
6. Проектта
катнашучыларның яше: 14-15 яшь.
7. Проектны
башкаручылар:
1 нче төркем:                                                                 2 нче төркем
1) Дәүләтшина Айгөл    - җитәкче                 1)Г әрәфетдиноваЛиана- җитәкче
2)   ӘхмәровСалават                                    2)  Биктаһирова Ләйсән
3)   БулатовАйрат                                        3) Галимова Диләрә
4)   БәһәветдиноваӘлинә                             4) Гыймалетдинов Эмил
5)   ГаллямоваРегина                                   5) Гатин Гомәр
6) Латыпова Диләрә                                     6) Магавиева Миләүшә
7) Рәхмәтуллина Алсу
7) Сираҗетдинов Рәнис

2 төркем өчен дә презентация әзерләүче - Курманаева Элвира

8. Проектның төре:
эзләнү – тикшеренү характерындагы эшчәнлек.
9. Заказ бирүче:
татар теле һәм укытучылары муниципаль методик берләшмәсе.
10. Проектның максаты:
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү.
11. Бурычлары:
- ораторлык
сәләтләрен үстерү
- югары әхлакый
сыйфатлар тәрбияләү
- патриотик тәрбия
бирү
- әдипнең тормыш
һәм иҗат юлын өйрәнү күнекмәләре формалаштыру.
12. Кирәкле
җиһазлар: Муса Җәлил иҗаты һәм тормышы турында материаллар, М.Җәлилнең шигырь
җыентыклары, папка, файллар, принтер, диск, презентация, компьютер.
13. Аннотация.
Һәр милләттә исеме
телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый
исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып
батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән
мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса
Җәлил диюгә, татар халкын, ә  татар халкы
диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.
Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек,
ул һәрвакыт халык күңелендә яши.
14. Нәтиҗәсе:
эзләнү-тикшеренү эшләрен папкага туплау, презентация әзерләү, тыңлаучылар
каршында чыгыш ясау.
15. Проект өстендә
эшләү этаплары:
- М.Җәлилнең тормыш
һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү .
- Җәлил турында
материал туплау һәм презентация әзерләү.
- Җәлил иҗатын
чорларга бүлү, эзләнү – тикшерү эшенең юнәлешен билгеләү.
- Шигырьләрен
сайлау.
- Эш бүлешү
(чыгышлар, шигырьләр, компьютерда бастыру, презентация әзерләү).
Прикрепления: ___.doc (120.0 Kb)
 
Форум » Учебные материалы » Дәрескә » Муса Җәлил проект эше (Муса Җәлил)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz