Понедельник, 06.05.2024, 23:21
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Учебные материалы » Мероприятия » Тамчы-шоу (Тамчы-шоу)
Тамчы-шоу
ПедагогДата: Четверг, 21.03.2013, 12:52 | Сообщение # 1
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Репутация: 0
Статус: Offline
“Тамчы – шоу” уены
Максат:
·       укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
·        укучыларның сөйләмтелен, дөньяны
танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
·       тел культурасын үстерү;
·       укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләренүстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
·       эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
·       туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык,
мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Төрле сүзлекләр, яңабасылып чыккан матур әдәбият китапларыннан күргәзмә, Чистай шәһәренең күренекле
урыннары, мәктәпнең туган якны өйрәнү музее материаллары, сораулар язылган
карточкалар, компьютер, төрле рәсем слайдлары, әдәби әсәрләрдән өзекләр
Уен тәртибе. Уенда 2  команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү,исем, девиз сайлау, язучының билгеле бер әсәрен өйрәнү һәм командирларга татар
халык мәкальләре бәйгесенә әзерләнүләр керә. Командалар исемнәренә туры
китереп  төрле костюмнар да әзерли
ала.
Уен барышы.
Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә
төрле плакатлар эленә.  Уенчылар үз урыннарын
алалар.
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар,укучылар! “Тамчы – шоу” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер – беребезгә
карыйк, ачык йөзле булыйк. Безнең бүгенге уеныбыз татар теленә, үзебезнең
төбәгебезгә, туган ягыбызга һәм аның күренекле кешеләренә багышлана.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар,
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Әйдәгез
әле, дуслар, шул дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик,
тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә,
матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 2 командага да өй
эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән
танышыйк)

(2 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра,
укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда
әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә)
Прикрепления: 1054112.doc (64.5 Kb)
 
Форум » Учебные материалы » Мероприятия » Тамчы-шоу (Тамчы-шоу)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz