Понедельник, 29.04.2024, 15:25
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Учебные материалы » Мероприятия » татар кызы (татар кызы)
татар кызы
ПедагогДата: Четверг, 21.03.2013, 12:54 | Сообщение # 1
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Репутация: 0
Статус: Offline
“Татар кызы” бәйгесе Залга плакатлар, шарлар, озын толымлы кызларрәсемнәре эленгән
I.Оештыруэшләре.Кунакларны каршылау.Хөкемдарларны билгеләү.1. Кичәне ачу. Алып баручы: -Татар әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә,Айсылу, Гөлчәчәк, Үги кыз...   Буйлары зифа, йөзләре тулганайдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре... Чыннан да, чәчләре
нинди соң әле? Кыска итеп киселгән бугай. Бөтеркәле химия түгелме соң? Иңнәренә
төшкән “каре” прическасымы әллә? Юк ла инде. Аларның чәче озын. Толым-толым.
Әкияттә чәчтарашханә булмаганга күрә генә чәчләрен шулай үстергәннәрдер инде...
Бәлки.   Кызларның матурлыгы, зиннәтлеге,сафлыгы толымына карап беленә, ди халык. Шуңа күрә дә татар кызлары
гомер-гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Хатын-кызның чәчен кисү мыскыл
итү кебегрәк саналган.    Кызлар, ә сезнең чәчләр ни хәлдә?Кискән булсагыз, борчылмагыз, туйга кадәр үсә әле ул.
II. Программа белән таныштыру.-        Танышу.-        Сәнгать бәйгесе.(Нәфиссүз бәйгесе)-        Мәкальләр бәйгесе.-    Тапкырлыкка бәйге.-    Уңганлыкка бәйге.-        Тизәйткечләр әйтешү.-        Бию бәйгесе.-        Хөкемдарлар нәтиҗәсе.
III. Кичәнең барышы.1.Әйдәгез, танышыйк. Исемең ничек, чибәр кыз?Кызлар, берәм-берәм чыгып, үзләребелән таныштыралар, яраткан шөгыльләре турында сөйлиләр.2. Нәфис сүз бәйгесе.(Берәр шигырьяки хикәяне сәнгатьле итеп сөйләү.)3. Мәкальләр бәйгесе.- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.- Тырышкан табар, ташка кадак кагар.- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.- Калган эшкә кар явар.- Эш беткәч, уйнарга ярый.- Аз сөйлә, күп эшлә.- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.- Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.- Кем эшләми, шул ашамый.- Хезмәте каты- җимеше татлы.- Эш сөйгәнне ил сөйгән.- Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.- Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.- Эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.4. Осталык күрсәтү бәйгесе.(төймәтагу, бант бәйләү)5. Сәнгать бәйгесе. (Җыр башкарыла) Алып баручы: Тапкырларга, зирәкләргә                          Бездә урынтүрдән.                          Кайда?Нәрсә? Кайчан була?                          Әйтсен шуныбелгән.6.Тапкырлыкка бәйге. (Кызларгатабышмаклар, төрле сораулар бирелә.) Син туктасаң туктый,Син барсаң бара!Нәрсә ул? Я уйлап кара! (күләгә) Вак кынадыр үзләре,Ялтырыйдыр күзләре.Бу ни була- эзләле! (йолдызлар) Кечкенә генә абзый,Сикерә-сикерә баз казый.Шуны әйтсәң дә ярый. (тамчы) Аягы юк, кулы юк, Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.Бу ни була, кем белә? (суык) Йомры, йомшак, сары йомгакЙөгереп йөри чирәмдә. (чеби) Агач түгел- яфраклы,Тун түгел тегелгән,Кеше түгел сөйли. (китап) Лампа түгел, яктыртаМич түгел, җылыта. (кояш) Яз килсә- киенә,Көз килсә- чишенә. (агач) Сикерә ала, йөгерә алмый. (туп) Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез,-                         Зирәк икәнүзегез.                         Акыллы һәмматур булсын                         Сезнеңһәрбер эшегез. 6. Тизәйткеч бәйгесе.( Кызлар үзләреөйрәнеп килгән тизәйткечне сөйлиләр) Алып баручы: Бие, бие, биюче,                         Биюче мин диюче.                         Биючегә сүзәйтмәгез,                         Биюче шәпберенче.7. Бию бәйгесе. (Төрле музыкага турыкитереп биергә) Сүз хөкемдарларга бирелә, алар бөтен бәйге буенча нәтиҗә ясыйлар. Кызларгатөрле наминация буенча грамота бирелә.1,2,3нче урыннар билгеләнә.
Прикрепления: 4229291.doc (37.5 Kb)
 
Форум » Учебные материалы » Мероприятия » татар кызы (татар кызы)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz