Педагог | Дата: Четверг, 21.03.2013, 12:54 | Сообщение # 1 |
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Статус: Offline
| “Татар кызы” бәйгесе Залга плакатлар, шарлар, озын толымлы кызларрәсемнәре эленгән I.Оештыруэшләре.Кунакларны каршылау.Хөкемдарларны билгеләү.1. Кичәне ачу. Алып баручы: -Татар әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә,Айсылу, Гөлчәчәк, Үги кыз... Буйлары зифа, йөзләре тулганайдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре... Чыннан да, чәчләре нинди соң әле? Кыска итеп киселгән бугай. Бөтеркәле химия түгелме соң? Иңнәренә төшкән “каре” прическасымы әллә? Юк ла инде. Аларның чәче озын. Толым-толым. Әкияттә чәчтарашханә булмаганга күрә генә чәчләрен шулай үстергәннәрдер инде... Бәлки. Кызларның матурлыгы, зиннәтлеге,сафлыгы толымына карап беленә, ди халык. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер-гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Хатын-кызның чәчен кисү мыскыл итү кебегрәк саналган. Кызлар, ә сезнең чәчләр ни хәлдә?Кискән булсагыз, борчылмагыз, туйга кадәр үсә әле ул. II. Программа белән таныштыру.- Танышу.- Сәнгать бәйгесе.(Нәфиссүз бәйгесе)- Мәкальләр бәйгесе.- Тапкырлыкка бәйге.- Уңганлыкка бәйге.- Тизәйткечләр әйтешү.- Бию бәйгесе.- Хөкемдарлар нәтиҗәсе. III. Кичәнең барышы.1.Әйдәгез, танышыйк. Исемең ничек, чибәр кыз?Кызлар, берәм-берәм чыгып, үзләребелән таныштыралар, яраткан шөгыльләре турында сөйлиләр.2. Нәфис сүз бәйгесе.(Берәр шигырьяки хикәяне сәнгатьле итеп сөйләү.)3. Мәкальләр бәйгесе.- Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.- Тырышкан табар, ташка кадак кагар.- Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.- Калган эшкә кар явар.- Эш беткәч, уйнарга ярый.- Аз сөйлә, күп эшлә.- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.- Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.- Кем эшләми, шул ашамый.- Хезмәте каты- җимеше татлы.- Эш сөйгәнне ил сөйгән.- Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый.- Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.- Эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн итмәс.4. Осталык күрсәтү бәйгесе.(төймәтагу, бант бәйләү)5. Сәнгать бәйгесе. (Җыр башкарыла) Алып баручы: Тапкырларга, зирәкләргә Бездә урынтүрдән. Кайда?Нәрсә? Кайчан була? Әйтсен шуныбелгән.6.Тапкырлыкка бәйге. (Кызларгатабышмаклар, төрле сораулар бирелә.) Син туктасаң туктый,Син барсаң бара!Нәрсә ул? Я уйлап кара! (күләгә) Вак кынадыр үзләре,Ялтырыйдыр күзләре.Бу ни була- эзләле! (йолдызлар) Кечкенә генә абзый,Сикерә-сикерә баз казый.Шуны әйтсәң дә ярый. (тамчы) Аягы юк, кулы юк, Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.Бу ни була, кем белә? (суык) Йомры, йомшак, сары йомгакЙөгереп йөри чирәмдә. (чеби) Агач түгел- яфраклы,Тун түгел тегелгән,Кеше түгел сөйли. (китап) Лампа түгел, яктыртаМич түгел, җылыта. (кояш) Яз килсә- киенә,Көз килсә- чишенә. (агач) Сикерә ала, йөгерә алмый. (туп) Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез,- Зирәк икәнүзегез. Акыллы һәмматур булсын Сезнеңһәрбер эшегез. 6. Тизәйткеч бәйгесе.( Кызлар үзләреөйрәнеп килгән тизәйткечне сөйлиләр) Алып баручы: Бие, бие, биюче, Биюче мин диюче. Биючегә сүзәйтмәгез, Биюче шәпберенче.7. Бию бәйгесе. (Төрле музыкага турыкитереп биергә) Сүз хөкемдарларга бирелә, алар бөтен бәйге буенча нәтиҗә ясыйлар. Кызларгатөрле наминация буенча грамота бирелә.1,2,3нче урыннар билгеләнә.
|
|
| |