Воскресенье, 28.04.2024, 19:59
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Учебные материалы » Конференция » Ш.Хафиз конференция (Ш.Хафиз конференция)
Ш.Хафиз конференция
ПедагогДата: Четверг, 21.03.2013, 12:49 | Сообщение # 1
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Репутация: 0
Статус: Offline
Шагыйрь– сурәтләү остасы. “Шагыйрь – хикмәтле сүз тәмен белүче, телче - лингвист һәм телне камилләштерүче,халык иҗатыннан көч алучы һәм үзе дә зур өлеш кертүче фольклорчы да. Шагыйрь ул
- әдип, язучы, җырлар иҗат итүче, җырчы. Шагыйрь – чын художник, рәссам шикелле
үк, сурәтләү остасы; тел ярдәмендә илаһи бизәкләр, нәкышлар чигүче, портретлар
язучы. Шагыйрь ул - илаһи зат, шагыйрь теле – эчпошыргыч гади сөйләмнән качу,
котылу чарасы”,- дип әйтте күренекле шагыйрә Лена Шагыйрьҗан. Поэзия - сәнгатьнең
гаҗәп зур тәэсир итү көченә ия булган төрләреннән берсе. Гади сөйләм әйтеп бирә
алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь әйтеп бирә ала. Яхшы, затлы шигырь музыка
кебек – җырлата да, җылата да. Ул – кеше җанының теле. Пушкин, Гёте, Шевченко,
Абай, Тукай,Такташ, Җәлил шигырьләре шундый көчкә ия. “Шигырьнең тууы өчен иң беренче һәм иң мәҗбүри закон – ул хисләрнең тулып өлгерепҗитүе, - ди М.Светлов. – Еш кына шулай да була: талантлы шагыйрьләр талантсыз
шигырьләр язалар. Мондый хәл ни рәвешле килеп чыга? Чөнки алар үзләренең эшләренә
җаваплы һәм җитәрлек дәрәҗәрә тулып җитмәгән хисләр белән керешәләр, ә андый
тулылыктан башка илһамлану була алмый. Нәтиҗәдә, яхшы төзелешле судно урынына
примитив көймә килеп чыга”. Шагыйрьне 
бервакыт иҗади тынгысызлык хисе биләп ала. Шагыйрьдә эчке рухи хисләр хәрәкәте
ачык сизелә, дәрт уяна, тынгысыз эзләнү башлана. Әдип әсәрләр иҗат итүгә ымсына,
әмма ул әле аның нәрсә икәнлеген үзе дә ачык кына белми. Шушы иҗади тынгысызлык
хисе аеруча көчәйгән вакытта әдип тормыш күренешләрен тагы да сизгеррәк, үткенрәк
кабул итә башлый. Иҗади уй - нияткә этәрердәй күренешләр, сәбәпләр, бәйләнешләр
эзли. Уй – ният оешуның “яшерен халәтендә” төрле төшенчәләр, сурәтләр, аерым
кисәкләр арасындагы бәйләнешләр һәм мөнәсәбәтләр һәрчак үзгәреп тора. Билгеле
бер моментта тойгы белән төшенчә, сурәтләр арасында турыдан –туры бәйләнеш
булмавы да ихтимал.Ул чакта шушы тойгы үзенә ярашмаган төшенчә, сурәтләрне
игътибар мәйданыннан кысрыклап чыгара, үзенә тиң килгәннәрен эзли, сайлый. “Шагыйрь эзләнергә тиеш. Бөтен хикмәт - эзләнүдә. Фикер – хискә туры киләторган, бердән –бер форманы, шигырь ачкычын табу өчен туктаусыз эзләнәсең”,- ди
бөек шагырь Сибгат Хаким. Һәр шигырьнең үз тарихы бар, һәр шигырь үзенчә языла.
“Мин биш йөздән артык шигырь яздым, аларның төрлесе төрлечә булды. Бер шигырь
ике сәгать эчендә язылып бетә, икенче шигырь өчен – көннәр, айлар, вакыт кирәк,
өченче шигырь - 25 ел язылды”. (Мәсәлән, “Табылдык дәфтәр”). ”Ритмны,
интонацияне еллар буе эзләп тә, табалмыйча интинация  белән язып, яңгырамый торган шигырь булып
калганы бар” , - ди татар шагыйре Гамил Афзал.Телнең сүз байлыгыннан файдаланып, тиешле сүзләр сайлауга нигезләнеп, ягънителнең сүзлек запасын кулланып, язучы үз максатына ярашлы сурәтлелекне эзли.
Прикрепления: ._.rtf (176.8 Kb)
 
Форум » Учебные материалы » Конференция » Ш.Хафиз конференция (Ш.Хафиз конференция)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2024
Создать бесплатный сайт с uCoz