Среда, 23.09.2020, 21:49
Залалутдинова Гөлия Тәлгать кызы сайты
Главная | Регистрация | Вход Приветствую Вас Гость | RSS
[ Новые сообщения · Участники · Правила форума · Поиск · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Учебные материалы » Конференция » Ф.Әмирхан эзләнү эше (Ф.Әмирхан эзләнү эше)
Ф.Әмирхан эзләнү эше
ПедагогДата: Четверг, 21.03.2013, 12:47 | Сообщение # 1
Рядовой
Группа: Администраторы
Сообщений: 5
Репутация: 0
Статус: Offline
ТатарәдәбиятыныңмактанычыһәмгорурлыгыбулганкаләмияләреарасындаФатихӘмирханлаеклыурынтота. Улталантлыпрозаикһәмдраматург, үткентеллесатирикһәмюморостасы, нечкәзәвыклыәдәбитәнкыйтьчеһәмялкынлыпублицистбулыптанылды.
Ф.Әмирхан, шәкертчагындаук, үзенмилләткә, халыккахезмәтитүэшенәбагышларгакараритә. Моныңөчен, билгеле, мәдрәсәдәалганбелемгенәҗитәрлекбулмый. Шуңакүрәул, үзеәйтмешли, яңаданукыргатотына. Мәдрәсәдәчактаукхосусыйукытучыгайөреп, рустеленөйрәнергәкерешкән. Ф.Әмирхан, 1904 елдаСамарашәһәренәбарып, дүртайбуерусчаукый.
Ф.Әмирхан - татарәдәбиятындасатирикхикәяжанрынтудыручыәдип. Аныңхикәяләреҗыйнакүткентеллелегебеләнаерылыптора. Ф.Әмирханмилләтнеңүзэчендәискелектарафдарларынрәхимсезкамчылый, тармилләтчеләрнетәнкыйтьли. Әдәбитәнкыйтьмәкаләләрендәһәмбәяләмәләрендәхалыкчанлыкныһәмреализмныяклый. Матбугатта чыгып барган яңа әсәрләргә тәнкыйть  мәкаләләре, рецензияләр биреп бара.Г.Тукай,Г. Колахметов, З. Һадиларга  язган
рецензияләре аның таләпчәнлегенең һәм әдәби зәвыгының  бик югары торганлыгын күрсәтәләр. Белемле
кеше генә тәнкыйтьли ала.
Ул татарлар тормышындагы урта гасырчылык калдыкларын фашитүгә зур игътибар бирде, аның иҗатында хатын-кыз язмышы темасы зур урын тота. Ф.Әмирхан тәнкыйди реализм методынкулланып язды, бу юнәлешне татар әдәбиятынданигезләүчеләрдән берсе булды. Әмма һәрбер талантлы язучыга хас булганча, аны бүтәннәрдән аерып тора торган үз
йөзе бар. Аның төп геройлары -
яшьләр, гимназист һәм гимназисткалар, студент һәм курсисткалар, журналист һ.б. төр зыялылар. Бу хәл
исә язучының биографиясе белән бәйле,
һәр язучы, мәгълүм булганча, үзе яхшы белгән тормыш  хәлләрен файдаланып  иҗат итә. Тормыш  хәлләрен Ф.Әмирхан, үз сүзе белән
әйтсәк,  яшь мәгыйшәт типларын һәм
күренешләрен демократик идеал югарылыгыннан  торып тасвирлады.
Ф.Әмирхан безгә “Бәйрәмнәр”, “Фәтхулла хәзрәт”, “Җанлыкурчак”, “Уртаклык”,“Хәят”, “Беренче театр” кебек әсәрләрен мирас иткән.
Гомумән, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин
күпме генә хезмәтләр басылып чыкмасын, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар
нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын  һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый
һәм бәя бирә, шуңа күрә аның иҗаты минем фикерләүемдә дә  кызыклы булыр дип саныйм.
Ф.Әмирхан әсәрләрен өйрәнә башлагач ук, төрле образларны иҗат итүдә
кулланылган сәнгатьчелек алымнары, аларның үзенчәлекле булуы күзгә ташлана.
Язучы геройларының эчке кичерешләрен ачуда, аларның рухи дөньясын сурәтләүдә
зур уңышларга ирешә, күпьяклы тел остасы булуы һәрдаим күзгә ташланып тора.
Әлбәттә, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Ләкин
күпме генә хезмәтләр басылып чыкмасын, бу инде аның иҗаты турында бүтән язар
нәрсә калмаган икән дигән сүз түгел әле. Бөек әдип иҗатын һәркем үзенчә күз
алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә. Ф.Әмирхан әсәрләрендә күтәрелгән темалар, фикерләр хәзерге заман кешесе өчендә
кызыклы, образлары  хәзерге көн укучысы
өчендә якын.                               
                                       Ф.Әмирхан
безгә “Бәйрәмнәр”, “Фәтхулла хәзрәт”, “Җанлы курчак”, “Уртаклык”, “Хәят” кебекәсәрләрен мирас иткән. Язучы үзенең әсәрләрендә сәнгатьле сурәтләү чараларынфайдаланган. Автор сәнгатьлесурәтләү чарасы буларак чагыштыруларны, метафораларны, эпитетларны бик яратып кулланган. Ф.Әмирхан иҗатында фразеологиянең стилистиккулланылышы бар. Аның әсәрләрендә диалектлар да очрый.
          Бу иҗади эшемдә мин “Хәят”, “Яшьләр”, ”Шәфигуллаагай“ ,“Фәтхулла  хәзрәт ”, “Яшьләр”,“Ул үксез бала шул!” ,“Корбан”, “Тигезсезләр”дигән   әсәрләренә тукталып  китәм.  Теманың   актуальлеге: иҗади  эшемдә әдипнең  чынбарлыкта   яшәгән   проблемаларны ачуда төрле тел чаралары    аша 
образларны  оста итеп ачып,  хәзерге көн 
укучысы өчен дә кызыклы  әсәрләр
тудыра  алу  үзенечәлекләрен билгеләү. Шушы  юнәлешне бүгенге көн  күзлегеннән чыгып
карау эшемнең яңалыгын билгели.  Шуңакүрә мин бу теманы сайларга булдым. Эшнең мәсьәләсе:
1.Фатих Әмирхан – психологик
анализ остасы.
2.ФатихӘмирхан сатирасында искелек калдыклары, белем һәм тел проблемасы.
3. Фатих Әмирхан драматург буларак,  яңалык хакына-
искелеккә каршы.
4.Ф.Әмирхан әсәрләренең бүгенге көндә актуальлеге.
Прикрепления: .__.doc(243.5 Kb)
 
Форум » Учебные материалы » Конференция » Ф.Әмирхан эзләнү эше (Ф.Әмирхан эзләнү эше)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2020
Создать бесплатный сайт с uCoz